2020 ел Россия Федерациясендә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасында төп бурычларны хәл итү һәм ел проектларын гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарылды.
2020 елның 3 декабрендә Җиңүнең һәм Хәтер һәм дан елының 75 еллыгы юбилей чаралары кысаларында «Билгесез солдат көне» Бөтенроссия акциясе уздырыла.
Акция барышында барлык катнашучылар да #годпамятииславы #подвигбессмертен #год2020 #деньнеизвестногосолдата хэштегларын муниципаль берәмлекләрнең социаль челтәрләрендә урнаштырганда кулланалар.