Әлки районы мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан хатын-кызларны хөрмәтләделәр

2020 елның 27 ноябре, җомга

Әлки районы мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан хатын-кызларны хөрмәтләделәр.

Бәйрәмгә районның төрле тармакларда эшләүче һәм балалар тәрбияләүче хатын-кызлары чакырылган иде. Аларны бәйрәм белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул хатын-кызларга әниләренең бурычларын үтәү, балалар тәрбияләү буенча намуслы хезмәт куюлары, район үсешенә үз өлешләрен кертүләре өчен рәхмәт белдерде. Аннары район Башлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән күңелле һәм дәртле концерт номерлары хатын-кызларга бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International