Татарстан Роспотребнадзоры корпоративлар үткәрмәскә киңәш итә

2020 елның 27 ноябре, җомга

Чараларны тыю мөмкинлеге декабрь уртасында республикада санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә каралачак.

Әлегә ТР буенча Роспотребнадзор корпоративлар үткәрүне тыймый, бары тик аларны үткәрүдән тыелырга гына киңәш итә. Тыюны кертү мөмкинлеге декабрь уртасында каралачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Җитди тыюлар турында без әлегә әйтә алмыйбыз. Бу мәсьәләне без декабрь уртасында чишәрбез. Әмма без эш бирүчеләргә быел корпоративны ни дәрәҗәдә үткәрергә кирәклеге турында уйларга киңәш итәбез ", - дип ассызыклады Авдонина.

Спикер билгеләп үткәнчә, корпоративлар үткәрелгән очракта Роспортребнадзорның барлык таләпләрен үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International