Әлки районы ватерполчылары Россия беренчелегендә Красноярск командасын җиңде

2020 елның 28 ноябре, шимбә

"Актай" ватерполчы малайлар командасы Россия беренчелегенең беренче этабында Красноярск спортчыларын җиңде.

Алдарак инде хәбәр иткәнебезчә, су полосы буенча чемпионат ярышлары Дзержинск шәһәрендә уза. Берничә көн элек безнең ватерполчылар анда Балашиха шәһәре командасына оттырдылар, ә Новосибирск спортчыларын 12:8 исәбе белән җиңделәр.

Александр Георгадзе җитәкчелегендәге "Актай" командасы буген красноярскилыларны 10:7 исәбе белән "тар-мар иткән".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International