2020 елның ноябрендә Әлки районында яшәүче бер ханым алдакчы (мошенник) корбаны була.Үзен Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган телефон аша билгесез ир-ат белән сөйләшкәндә, ханым үзенең һәм иренең банк картасы номерын бирә, нәтиҗәдә, алдакчы ир белән хатынга 350 000 сумлык кредит рәсмиләштерә һәм хатын-кызны әлеге акчаларны алдакчы счетларына күчерергә ышандыра. Алга таба алдпкчы хатын-кызны тагын бер банкта 200 000 сум күләмендә кредит алу кирәклеге турында ышандыра. Моннан тыш, банк карталарының номерларын биреп, банктан «Кодны беркемгә дә хәбәр итмәгез» исеме астында кесә телефонына кергән кодларны хәбәр итеп, хатын ирен хезмәт хакыннан мәхрүм иткән. Әлки районында яшәүче бу гаиләгә китерелгән гомуми зыян 500 000 сумнан артып киткән.
Хөрмәтле Әлки районы халкы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге, сездән банк карталары мәгълүматларын хәбәр итмәскә, нинди шартларда да банктан телефон номерына керә торган код, пароль атамавыгызны сорый. Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре, ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип тәкъдим итәргә, күрсәтелгән ведомстволарның телефоннарының ялган номерларын кулланырга мөмкин. Ләкин бу хәйлә генә. Банктан смс итеп керә торган кодларны, банк карталары счетларын, логин һәм парольләрне алда санап кителгән хезмәткәрләр беркайчан да сорамаячак. Уяу булыгыз!