Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 30 ноябрьгә тулай савым 159,4 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тоннага күбрәк. 151,6 тонна сатылган. Узган ункөнлектә шәхси сектордан 138495 кг сөт җыелган, бу узган ел белән чагыштырганда 388 кг күбрәк һәм узган ункөнлеккә карата 2123 кг күбрәк. Лидерлар:Түбән Әлки -18172 кг, Чуаш Кичүе-11362 кг, Борискино-11839 кг.Иң начар күрсәткеч Түбән Кәчи авыл җирлегендә-1806 кг.