Россиядә «Имин юллар» онлайн-олимпиадасы старт алды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

«Имин юллар»  олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру белем бирү платформасында узачак. Биремнәр ярышлар башланган көнне шәхси кабинетта ачык булачак.

Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча оештырыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

«Илкүләм проектны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә Россия төбәкләрендә балаларга белем бирү һәм ял итү учреждениеләренә алып бара торган 1,4 меңгә якын юл ремонтланды. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы юллар куркынычсызракка әйләнсә дә, профилактика юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен нәтиҗәле инструмент булып кала бирә. Балаларда юлларда имин тәртип культурасын формалаштыру иң мөһим бурыч булып тора», – дип искәрттеләр министрлыкта.

Биремнәрне олимпиаданы үткәрү чорында теләсә кайсы уңайлы көндә узарга мөмкин. Ярыш башлангыч сыйныф укучылары өчен аңлаешлы һәм кызыклы интерактив укыту һәм тест биремнәреннән гыйбарәт.

Онлайн-олимпиадага йомгак ясаганнан соң, катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International