Әлки муниципаль районы Башлыгы А. Ф. Никошин район халкын Халыкара инвалидлар көне белән котлады

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара инвалидлар көне - календарьдагы үзенчәлекле сәхифә. Бу дата сәламәт кешеләрне шәфкатьлелек турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулын сузарга чакыра, аларның батырлыгына, үҗәтлегенә, талантларына һәм сәләтенә битараф калмаганнарны берләштерә. Хәзерге дөньяда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата шәфкатьлелек, гуманизм, игътибарлы мөнәсәбәт идеяләре ныгый.

Сезнең тормышыгызда ихтыяр көчен, рух ныклыгын, тормыш көчен, сабырлык, үҗәтлекне туплап язмыш сынауларын җиңгән мизгелләр күп. Сез гаҗәеп ихтыяр көченә ия һәм авырлыкларга карамастан, тормыш шатлыгын, аның игелеген һәм матурлыгын күрә беләсез. Сезнең күбегез, авырлыкларны һәм авыруларны җиңеп, укуда, спортта, иҗатта, хезмәттә уңышларга ирешәләр. Сез авыруга каршы көрәшеп кенә яшәмисез, район тормышында актив иҗтимагый эшчәнлек тә алып барасыз.

Сезнең тормыш стимулын саклап калу осталыгыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ярдәменә таянып, сөенеп яшәвегез, йөрәге кушканча сезгә ярдәмгә ашыккан һәркемгә рәхмәтле булуыгыз  олы хөрмәт уята.

Бу көн якты һәм шатлык, елмаюлар һәм яхшы кәеф бүләк итсен. Барыгызга да киләчәккә ышаныч, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын һәм игелекләрен тоеп, гаиләләрегездә иминлек, үзара аңлашу һәм тынычлыкта яшәвегезне телим!

Архив фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International