2020 елның 4 декабре, җомга
Бүген "Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе" ДАССУ инфекция корпусын ачу тантанасы узды. Тантаналы чарада "Стройдорсервис" ҖЧҖ директоры Зәйдәров Илгиз Ильяс улы катнашты. Аеруча алдынгы медицина хезмәткәрләре Әлки районы башлыгының һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шәхси эшмәкәрР.Г. Ганиуллиннан хастаханә коллективына татлы бүләкләр тапшырылды.