5 декабрьдә Халыкара иреклеләр (волонтер) көне билгеләп үтелә

2020 елның 5 декабре, шимбә

2020 елның 5 декабре, шимбә

Волонтерлар – түләүсез эшләп, кешеләргә ярдәм итүчеләр.

Районыбызда 86 волонтер исәпләнә. Алар арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар, эшче яшьләр, мәдәният хезмәткәрләре, эшмәкәрләр бар. Бүген, коронавирус пандемиясе чорында кертелгән чикләүләр шартларында – волонтерлар хезмәтенә ихтыяҗ аеруча зур.  Алар ялгыз яшәүче өлкәннәрнең хәлләрен белешәләр, кибеттән ашамлыклар, башка кирәк-ярак товарлар, аптекадан дарулар сатып алып кайтып бирәләр. Күбесе бу эшләрдә үз автомобильләрен файдалана.

Үз хезмәтләре өчен берни дә сорамаучы бу игелекле кешеләргә бик күпләр ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерә.

Бәйрәм белән сезне, волонтерлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International