2020 елның 5 декабре, шимбә
Әлки районының һәр ишегалдында диярлек кош-корт үстерелә. Базарлы Матактан Алия Нуруллина бу эштән канәгатьлек хисләре кичерә. "Каз, үрдәк, бройлер үрчетү белән гомер буе шөгыльләнәм. Соңгы 4-5 ел эчендә зур күләмдә сатып ала башладым. Бу эш миңа зур канәгатьлек китерә", - ди хуҗабикә.
Ел саен язын Нуруллиннар гаиләсе дистәләрчә тәүлеклек күркә һәм 60 бройлер чебиләре сатып ала, ә беренче чирәм барлыкка килгәч, хуҗалык тагын 120 каз һәм үрдәк белән тулылана. Алар кош-корт өчен борчылмый, чөнки аларны Ульяновск өлкәсендә сатып алалар, анда йомыркадан чыгуга ук кирәкле прививка ясыйлар.
Алия Нуруллина терлек азыгы сайлап алуга җаваплы карый һәм кибет катнаш азык белән тукландыруны хуп күрми. Хуҗабикә фикеренчә, аны ашатсаң ите тәмсез була. Кош-кортларга беренче вакытта кукуруз, бодай, арпа һәм көнбагыштан торган үзләре әзерләгән фураж кына бирелә. Хуҗалыкта ашлык саклау урыны беркайчан да буш тормый. Ире Раил «Алексеевскдорстрой» ширкәтендә эшли, анда үз эшчеләренә ташламалы бәядән ашлык бирәләр.
Җәйге каникулларда кош - кортны балалар карый. Балаларга аларны карау бик ошый: казларны чирәмдә йөртәләр, ашаталар. Балалар менә шулай хезмәткә өйрәтеп үсә.