С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер-класслар үткәрә

2020 елның 6 декабре, якшәмбе

2020 елның 6 декабре, якшәмбе

Әлеге эш “Музей бөтен кеше өчен” бөтенроссия инклюзив акциясе кысаларында оештырыла. Музей хезмәткәрләре төрле яшьтәге балалар өчен мастер-классларны әледән-әле үткәрәләр. Малайлар-кызлар анда кипкән чәчәкләрдән паннолар ясарга, кечкенә келәмнәр бәйләргә өйрәнәләр. Соңгы дәрестә исә алда торган Яңа ел бәйрәменә әзерләнгәннәр – чыршы уенчыклары ясаганнар. Кәгазь, фоамиран, фетр, мишура кебек материаллардан төрледән-төрле бизәкләр эшләгәннәр. Дөрес, хәзер кибетләрдә Яңа ел уенчыкларының ниндие генә юк. Әмма үз фантазияңне эшкә җигеп, тырышлыгыңны, күңел җылыңны салып ясаган кул эшләнмәләренә ни җитә! Балалар өчен музейда экскурсия дә үткәрелгән. Алар бу чарадан бик канәгать калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International