Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2020 елның 31 декабрендә ял көне турында боерыкка кул куйды

2020 елның 6 декабре, якшәмбе

2020 елның 6 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле әлкилеләр!Яхшы яңалыклар! Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2020 елның 31 декабрен ял көне итеп билгеләү турындагы боерыкка кул куйды. Әлеге документ нигезендә эш көне 26 декабрь итеп билгеләнгән.

Эш тәртибендә сүз Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләп куелган һәм азат ителә торган Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын һәм башка вазыйфаларны биләүче затлар турында бара.

Муниципалитетларга һәм республика башкарма хакимиятенә һәм Татарстан территориясендәге башка оешмаларга карамаучы дәүләт органнарына тиешле эш графигын кабул итәргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International