2020 елның 7 декабре, дүшәмбе
"Кышын кошларны ашатыгыз"акциясе кысаларында Югары Кәчи авыл клубы хезмәткәрләре балаларга пластик шешәләрдән һәм такталардан кошлар өчен җимлекләр ясау ысулларын күрсәттеләр. Балалар бу процессны кызыксынып күзәттеләр. Аннары агачларга ясалган җимлекләр элеп, ашлык, икмәк сибеп куйдылар. Тиздән кош-корт пәйда булыр һәм әлеге азыкларны авыз итәрләр дип өметләнәбез.