Китереп бирүгә волонтерлар ярдәм итә.

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Әлки муниципаль районы территориясендә ялгыз яшәүче гражданнар, инвалидлар һәм гаиләләр өчен беренче кирәк-ярак продуктларын, табиб рецептыннан башка дару препаратларын китерү буенча “кайнар линия” 21-1-27  телефоны эше яңартылды.

Әлеге хезмәт гражданнарның югарыда күрсәтелгән категориясе өйдән чыкмаска, үзеңне йогышлы авыру йоктыру куркынычына дучар итмәскә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт бөтенләй бушка күрсәтелә, әмма азык-төлек, дару препаратлары сатып алу гражданнар акчалары исәбеннән башкарыла.

Китереп бирүгә волонтерлар отрядлары төзелгән. Мондый отрядлар һәр авыл җирлегендә бар.

Сезгә кайнар линия телефонын исегезгә төшерәбез - 21-1-27;

ҮЗЕГЕЗНЕ ҺӘМ ЯКЫННАРЫГЫЗНЫ САКЛАГЫЗ!

Архивтагы фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International