2020 елның 8 декабре, сишәмбе
Бу коронавирус пандемиясе белән бәйле. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина сүзләренә караганда, бәйрәм чыршысы мәдәният йорты фойесында түгел, ә сәхнәдә куелачак. Бәйрәм өчен кызыклы театральләштерелгән тамаша әзерләнә. Район мәдәният йорты һәм балалар иҗат йорты хезмәткәрләре, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм төрле әкият геройлары киенеп, бәйрәм кунакларын сөендерәчәк. Санитар таләпләрне үтәү максатыннан, балалар белән тамашачылар залы яртылаш тутырылырга тиеш. Малайлар һәм кызлар залда утырса да, алар бәйрәмдә катнашачак, ә Кыш Бабай залга төшеп кечкенә тамашачыларга бүләкләр өләшәчәк. “Чыршы тирәли әйлән - бәйлән булмаса да, без тирә-юньдә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрсен өчен барысын да эшләячәкбез", - ди Рәсимә Гайфуллина. Ә фойеда фотозона булдырылачак.