Әлкилеләрне үзләренең финанс грамоталылыгын тикшерергә чакыралар.

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Зачетта катнашучылар үзләренең финанс мәсьәләләрен ничек белүләрен бәяли, шулай ук үз белемнәрендәге кимчелекләрне  тулыландыру өчен шәхси киңәшләр ала алачак. Бу хакта Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зачет ике өлештән тора: гражданнар өчен кертемнәр, кредитлар, иминиятләштерү һәм эшкуарлар өчен аерым биремнәр турындагы сораулар. Катлаулылык дәрәҗәсен сайларга мөмкин:база яки катлаулы.

Исемле сертификат алу өчен, ким дигәндә, 30 сораудан 20 сорауга дөрес җавап бирергә кирәк. Моңа бер сәгать вакыт бирелә. Сынаулар саны чикләнмәгән.

Зачетны оештыручылар - Россия Банкы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы. Онлайн-зачет өченче тапкыр уздырыла. 2018 һәм 2019 елларда анда ярты миллионнан артык кеше катнашты, шул исәптән чит илдән дә.

Архивтагы фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International