2020 елның 8 декабре, сишәмбе
Сентябрьдә Марат агага 82 яшь тулды. Яше олы булуга карамастан, ул районда үткәрелә торган күп кенә мәдәни чараларда актив катнашты.Халык иҗаты конкурслары рәисе булды. Шушы көннәрдә Марат абый озак еллар районны җитәкләгән Нәҗип Бакировка багышланган шигырен редакциягә алып килде. Газета редакторы белән коронавирус пандемиясе, аның мәкерлелеге турында озак сөйләшеп утырдылар.
Улы Рәшит сүзләренә караганда, Марат абый Чистай хастаханәсендә үлгән.
Ул безнең белән булмаса да шигырьләре исән.