2020 елның 9 декабре, чәршәмбе
Хөрмәтле Әлки районы ветераннары һәм халкы! Бүген без батыр, югары һөнәри осталыкка ия кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Үзләренең батырлыклары, кырыс дисциплиналары белән Бөек дәүләтне ныгытуга ярдәм иткән, Ватанга риясыз хезмәт иткән кешеләргә.
9 декабрьдә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Шунысы куанычлы, Әлки районында 6 Советлар Союзы Герое һәм 5 Социалистик Хезмәт Герое бар.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның каһарманлыгы һәм батырлыгы турында күп сөйләргә була. Геройларыбызның исемнәрен тагын бер кат атыйсы килә. Юхмачы авылыннан Чулков Алексей Петрович, Үргәгар авылыннан Исхаков Зиннәтулла Гыйниятулла улы, Татар Төгәлбәе авылыннан Шаһвәлиев Галимҗан Нургаяз улы, Иске Тумба авылыннан Афанасьев Кузьма Кириллович ,Катюшино авылыннан Филлипов Гордей Иванович, Базарлы Матактан Крайнов Степан Матвеевич - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар. Икесе-Насыйбуллин Хәмидулла Нотфулла улы һәм Пестонов Николай Федор улы каһарманлыклары һәм батырлыгы өчен Дан орденнарының өч дәрәҗәсе белән дә бүләкләнде. Аларның батырлыгы - яшь буын өчен якты үрнәк. Ватан геройлары безгә тыныч тормышта яшәргә мөмкинлек бүләк иттеләр. Бу гади кешеләрдә дә курку һәм өметсезлек хас иде. Алар япь - яшь килеш туган җирләрен калдырып киткәннәр. Кайберләре бүләкләрен үлгәннән соң гына алдылар. Үлемсез батырлыкларының елъязмасын без горурлык хисе белән сакларбыз.
Биш якташыбыз - әлкилеләр үзләренең энтузиазмы, бетмәс-төкәнмәс энергиясе, хезмәткә намуслы мөнәсәбәте белән тыныч заманда Социалистик Хезмәт Геройлары исеменә лаек булдылар. Болар - Хлебодаровка авылыннан Василий Никитович Прохоров, Иске Чаллы авылыннан Вәлиев Корбан Агапович, Яңа Алпар авылыннан Шаһиәхмәтов Әхмәдулла Кәримулла улы, Югары Кәчи авылыннан Петрова Юлия Ивановна, Садиково авылыннан Лукоянов Александр Васильевич.
Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Ватан Геройлары көне белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек һәм уңышлар телим!