Базарлы Матак авылында Геройлар көнен бәйрәм итү кысаларында Әлки районы Башлыгы Александр Федорович Никошин катнашында Геройлар һәйкәлләренә веноклар салу тантанасы булды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

«Бүген без батыр, югары һөнәри осталыкка ия кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Үзләренең батырлыклары, кырыс дисциплиналары белән Бөек дәүләтне ныгытуга ярдәм иткән, Ватанга риясыз хезмәт иткән кешеләргә.

9 декабрьдә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Шунысы куанычлы, Әлки районында 6 Советлар Союзы Герое һәм 5 Социалистик Хезмәт Герое бар», - дип билгеләп үтте район Башлыгы.

Һәйкәлләргә чәчәкләрне яшьармиячеләр һәм «Форпост»активистлары куйды. Шулай ук бүген районның барлык белем бирү учреждениеләрендә батырлык дәресләре узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International