Базарлы Матак авылының «Ләйсән» йөзү бассейнында 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында су полосы буенча Россия чемпионатының икенче туры бара.

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген тренер Александр Константинович Георгадзе җитәкчелегендәге «Актай» командасы Краснодар крае командасы белән ярыша.

Безнең егетләр 2017 елдан бирле, Әлки районы данын яклап, су полосы буенча төрле ярышларда катнашалар. Команда составында 11 бала: Вагыйзов Камил Азат улы, Коновалов Тимур Владимирович, Гыйниятуллин Данияр Илсур улы, Гыйниятуллин Данияз Илсур улы, Миндубаев Азат Ленар улы, Миндубаев Алмаз Ленар улы, Гайфуллин Нияз Равил улы, Лилуашвили Шота Гочаевич, Камилов Инзил Илнур улы, Шакирҗанов Нияз Ришат улы, Зыятдинов Илназ Илшат улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International