2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3-10 декабрендә урыны белән аномаль-салкын һава торышы күзәтелә, ул һава температурасы климат нормасыннан 9-17° ка түбән, минималь температура -20 ° кадәр..-25°,аерым районнарда -28°.
Республикада аномаль-салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр саклана.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Көнкүреш электр приборларын һәм мичләрне, шулай ук кече яшьтәге балаларны өйдә дә игътибарсыз калдырмагыз!
Балаларга янып торган мичләрне калдырмагыз!
Һәлакәтләр булмасын өчен машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл һәм җәяүлеләр хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзара әдәплелек күрсәтергә кирәк.
Бозлавыкта өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча сак булырга, җәрәхәтләрдән котылу өчен ашыкмаска, аяк астына карарга, хәрәкәт иткәндә таяк кулланырга кирәк.
Бозлавыкта таймый торган аяк киеме кияргә кирәк.
Өшү һәм туңудан сакланыгыз!
Туңу һава температурасы – 6С түбәнрәк булганда мөмкин. Аның авырлыгы әйләнә-тирә мохит температурасына, салкыннарда булу озынлыгына, һаваның дымлылыгына бәйле. Алар күбрәк булган саен, авыррак. Тәннең эчке температурасы 24º дан түбәнрәк төшүе зыян күрүченең үлеменә китерә.
Мондый хәлгә эләкмәс өчен белгечләр җылы киенергә, урамда озак тормаска, салкын һавада йөрер алдыннан спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш итә. Исерек хәлдә кеше организмы түбән температурага адекват реакция ясый алмый - кеше салкынны сизми һәм, димәк, яңадан салкынлану тизрәк башлана. Күп кенә авыр туңулар (хәтта үлем очракларына кадәр) салкын һава торышы вакытында исерек йөрүләр нәтиҗәсендә килеп чыга.
Өлкән кешеләр һәм кечкенә балалар үзләренә аерым игътибар таләп итә. Мода артыннан игътибар белән күзәтүче яшьләргә шуны истә тотарга кирәк: модалы кием-салым без яшәгән климатка һәрвакыт туры килми. Шуңа күрә мода буенча түгел, һава торышы буенча киенергә кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96