Район мәктәпләре макулатура җыю буенча «БумБатл» бөтенроссия акциясендә катнаша

2020 елның 11 декабре, җомга

2020 елның 11 декабре, җомга

Район мәктәпләре укучылары БумБатл»да актив катнашалар, чөнки бу макулатура җыючы ярыш гына түгел, ә үзләренең креативлыгын күрсәтү мөмкинлеге дә. Конкурсның икенче өлеше аны тагын да кызыклырак итә. Балалар картон һәм башка эшләнмәләр җыярга һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга өндәгән роликлар төшерәләр. Бу урманнарны кисүне һәм чүп-чар санын киметергә ярдәм итәчәк.

Юхмачы мәктәбе укучылары төшергән Видеоролик МИР24 телеканалында күрсәтелде. Зөлфия Гыймадиева җитәкчелегендәге Юхмачы урта мәктәбе балалар коллективы кыз һәм малайлары табигатьне сакларга, макулатура җыярга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International