Бүген «Форпост» үзәге тарафыннан Колос киноучреждениесе белән берлектә «Форпост» һәм ЮНАРМИЯ отрядлары әгъзалары өчен хәрби - патриотик тәрбия бирү максатыннан «Солдат» дигән фильм күрсәтелде.

2020 елның 11 декабре, җомга

2020 елның 11 декабре, җомга

Бу ел илебез тарихы , Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы, күптән түгел , 3 декабрь - Билгесез солдат көне, 9 декабрь-Ватан Геройлары көне булды .. шуңа бәйле рәвештә, бүген «Форпост» үзәге тарафыннан, Колос киноучреждениесе белән берлектә, «Форпост» һәм ЮНАРМИЯ отрядлары әгъзалары өчен хәрби - патриотик тәрбия бирү максатыннан, «Солдат» фильмын күрсәтү оештырылды.
Фильм Бөек Ватан сугышында катнашкан, 47 нче гвардия укчы дивизиясенең 142 нче гвардия полкы улы алты яшьлек Сергей Алёшковның биографиясе буенча төшерелгән. 1942 елның ноябрендә полк белән Сталинградка эләгә. Анда ул үзенең яңа әтисен, полк командиры Михаил Данилович Воробьёвны коткара. Бу батырлык өчен "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International