Төп чыршыны ачу тантанасы булды һәм Кыш Бабай һәм Кар кызы парады узды

2020 елның 12 декабре, шимбә

2020 елның 11 декабре,шимбә

Базарлы Матак авылының Үзәк паркында төп чыршыны ачу тантанасы булды һәм Кыш Бабай һәм Кар кызы парады узды.

Район халкы һәм кунаклары матур итеп бизәлгән чыршы янына җыелды. Балалар өчен мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән конкурслар һәм уеннар әзерләнгән иде.

Сәхнәдә артистлар чыгыш ясады, ә әкият геройлары Кыш Бабай һәм Кар кызы җитәкчелегендә бәйрәмгә балалар белән уеннар уйнарга, әйлән-бәйлән йөртергә һәм татлы бүләкләр өләшергә килделәр.

Бәйрәм җыр-бию белән дәвам итте, ә Кыш бабай белән Кар Кызы бик тиздән тагын килергә һәм бергә Яңа елны билгеләп үтәргә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International