Татарстан Кадастр палатасы «кайнар линия» үткәрә

2020 елның 13 декабре, якшәмбе

2020 елның 13 декабре, якшәмбе

2020 елның 15 декабрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кадастр палатасында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләрдә техник хаталарны төзәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.

Кайнар линия барышында ЕГРН дан бирелгән өземтәдә техник хата табылса, нишләргә икәнлеген белергә мөмкин булачак. Ведомство экспертлары гражданнарга техник хаталарны төзәтүгә нинди ысуллар белән гариза бирергә мөмкин, ни өчен аларны төзәтергә һәм бу нәрсәгә йогынты ясарга мөмкинлеген аңлаталар.

Архив фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International