2020 елның 13 декабре, якшәмбе
Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре кибетләрдә, башка хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә свклану чараларының үтәлешен тикшерү буенча даими рейдлар үткәрәләр.
Битлекләрне мәҗбүри киеп йөрү һәм социаль дистанцияне үтәүне таләп итү Татарстанда 2021 елның март ахырына кадәр саклана.
Профилактиканың гади кагыйдәләрен үтәргә КИРӘК:
- Иң мөһиме - гигиена кагыйдәләрен үтәргә. Кулларыгызны юыгыз яки спиртлы гельләр, спреялар һәм антисептик салфеткалар кулланыгыз;
Йөзегезгә пычрак куллар белән кагылмагыз;
- әгәр дә сез битлек киеп йөрсәгез, аны һәр сәгать саен алыштырыгыз (максимум - һәр ике сәгать саен);
- җәмәгать урыннарында булганда, чит предметларга һәм өслекләргә кагылуны максималь кыскартыгыз;
Сәламләгәндә кул биреп күрешмәгез.
Беренче симптомнар сизелүгә башкаларны йоктырмас өчен, өйдә калыгыз. Тын алу авырланган очракта табибка мөрәҗәгать итегез.
Архив фотосы