Әлки районында «Россельхозцентр» белгечләре көзге культураларның торышын тикшерәләр

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Кышкы чор көзге культуралар өчен шактый куркынычлар   тудырырга  мөмкин.   Аларның уңай  кышлавына күп факторлар  йогынты  ясый,    һәм аларның берсе - кар катламының биеклеге.

Кар туфракны һәм аның астында булган үсемлекләрне көчле суыктан  һәм температураның кискен тирбәлешләреннән саклый. Әмма басуларда  кар, гадәттә, тигез ятмый, бигрәк  тә, кыш  башында, әйтергә кирәк, кайбер  урыннарда  кар катламының уртача биеклеге 10 см булса, кырның 20%тан артыгында  ул   5 сантиметрдан  да кимрәк   була. Идел  буенда  үткәрелгән күпсанлы  тәҗрибәләрдән күренгәнчә,   чәчүлекләрне туңудан  саклап  калу  өчен  кар катламының  20 - 25 см булуы  кирәк.  Өч декададан артык рәттән сакланучы көчле салкыннар аз карлы кышта уҗымнарга  шактый зыян салалар һәм көзге культураларның акрынлап һәлак булуына китерәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, температураны  барлык үсемлекләр дә бертөрле кичерми, кайберләре салкыннан  зыян күрмәскә  дә мөмкин.  

Күп карлы һәм җылы кышта көзге шытымнар көпшәк кар катламы астында сулауны  һәм үсүне дәвам итәләр, мондый  очракта алар  һава җитмәүдән   тынчыгалар  һәм һәлак  булалар,  агрономнар әйтүенчә,  “күксиләр”.   Яз көне  ачык  яшел  төстәге үсемлекләр урынына күксегән һәм черегән үсемлекләр белән пеләш   кара урыннар килеп чыга, андый  урыннарда  аграрийларга кабат язгы культуралар чәчәргә туры килә. Димәк, көзге культураларның уңай  кышлавы һава температурасына да, шул  ук  вакытта  кар катламының биеклегенә дә нык бәйле.

Көннәр җылына  башлап,  үсемлекләрнең уянуы  көчәйгән вакытта туңган туфрак өслегендә бозлы тышча барлыкка килә, бу  да  еш кына    уҗымнарга    зыян сала  һәм  аларның һәлак булуына  сәбәп була.

Көзге культураларны тикшергәндә аларның тышкы күренеше һәрвакытта да уңышның бөтенләй  дә юкка чыгуын  аңлатмый. Әгәр үсемлекләрнең тамыр системасы туфрак өслегеннән   якынча 3 см тирәнлектә зарарланмаган  булса, алар әле үсеп китәргә дә мөмкин. Ә 2,5-3 см туфрак  тирәнлегендә, ягъни янсабаклар төене урнашкан тирәнлектә  -18°С булса, бу  инде  үсемлекләрне һәлак итә.      

Температура тәэсиреннән тыш, көзге культураларның исән калуы үсемлекләрдәге, бигрәк тә яфраклардагы шикәр микъдарына  дә бәйле. Кышлау чорында үсемлекләр өчен   шикәрнең  оптималь күләме 25% һәм аннан  күбрәк булырга  тиеш.  Көзге культуралар үскән саен алардагы шикәр микъдары кими бара һәм алар туңуга  тизрәк  бирешә. Соңрак чәчелгән көзге культураларда шикәр микъдары күбрәк саклана, шуңа күрә алар    кышка чыдамрак булалар.    Әмма, үсемлекләрдәге шикәр микъдарының әһәмиятен истә тотып, уҗымнар чәчүне  соңлатырга да ярамый, чөнки кышкы тынычлык чорында үсемлекләрнең үсеш фазасы да бик мөһим. Ил белгечләре фикеренчә, өч-дүрт яфракка җиткән үсеш фазасы  оптималь  булып  санала.

Кышкы чорда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге белгечләре хуҗалыклар кырларына даими чыгалар һәм уҗым бөртеклеләр чәчүлекләренә, кимерүчеләргә, кар капламының биеклегенә, боз кабыгы булу, уҗым һәм күпьеллык үләннәрнең куылу төене тирәнлегендә туфрак температурасына тикшерү эшләре алып баралар.

Әлки районында кар капламының биеклеге 15 - 17 см, туңуның тирәнлеге 13 - 16 см, туфракның температурасы - 2,1°С, шикәр күләме уртача 31% тәшкил итә.

    Чәчүләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча Әлки районара бүлеге белгечләре хуҗалыкларга тәкъдимнәр бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International