Татарстан ел ахырына кадәр мәктәп маршрутларына хезмәт күрсәтү өчен 70 автобус алачак

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе
Татарстан ел ахырына кадәр мәктәп маршрутларына хезмәт күрсәтү өчен 70 автобус алачак. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин "Татарстан-Онлайн" программасында хәбәр итте.
«Россия Хөкүмәте карары буенча, без ел ахырына кадәр 70 автобус алачакбыз. Аларны мәктәпләргә тапшырачакбыз. Федераль дәрәҗәдә балаларны ташу вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен автобуслар паркын яңартуга юнәлдерелгән шундый яхшы программа бар», – диде мәгариф һәм фән министры.
Министр сүзләренә караганда, республикада 854 мәктәп маршруты буенча 798 мәктәп автобусы эшли.
Архив фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International