Татарстан эшмәкәрләренә тиз түләүләр системасы мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

15 декабрьдә тиз түләүләр системасы мөмкинлекләре турында вебинар үтәчәк. Әлеге системаның аермалыклары турында Россия Банкы һәм түләү карталарының милли системасы экспертлары сөйли.

Вебинар сәгать 10да башлана. Аны Россия Банкының YouTube каналында һәм Facebook битендә карарга була. Сорау бирү өчен https://proofix.ru/edu1512/ ташламасы буенча теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, тиз түләүләр системасы (Система быстрых платежей) сәүдә предприятиеләренә чыгымнарны сизелерлек киметергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International