Айрат Хәйруллин татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

16 декабрьдә Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин социаль челтәрләрдәге Татарстан рәсми берләшмәләрендә #ТатарстанОнлайн программасы кысаларында турыдан-туры эфир уздырачак.

Министр Татарстанда IT-индустриянең ничек үсүе, республикада нинди IT-белгечләргә ихтыяҗ булуы һәм цифрлы карарларның татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен ничек арттыруы турында сөйләячәк. Шулай ук Хәйруллин эфир вакытында интернет-кулланучылардан килгән сорауларга да җавап бирәчәк.

Очрашу 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube платформасында узачак.

#Татарстан Онлайн программасы 2020 елның апрелендә эшли башлады. Проект ярдәмендә татарстанлылар актуаль темалар буенча кунакларга онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар. Студиядә 20дән артык министр һәм республика ведомстволары җитәкчеләре кунак булды инде. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләр кулланучыларының сорауларына җавап бирде.

16 декабрьдә 14:00 сәгатьтә түбәндәге сылтамалар буенча трансляцияне карагыз:

https://vk.com/video-85877975_456241921

https://ok.ru/live/3109980413622

https://www.youtube.com/watch?v=VQZn4h6iJF0&ab_channel=TatarstanRepublic

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International