2020 елның 15 декабре, сишәмбе
Россия Конституциясе көне алдыннан Сергей Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музеенда рус халык әкиятләре сюжетлары буенча викторина үткәрделәр. Базарлы Матак мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Светлана Борисова җитәкчелегендәге 8 нче сыйныф укучылары куелган барлык сорауларга да уңышлы җавап бирделәр. Алар гражданнарның төп хокукларына һәм бурычларына кагылышлы иде. "Кыргый үрдәкнең хокуклары үтәләме? "Казлар-аккошлар?»- бу һәм башка сорауларга, үз белемнәренә таянып, укучылар җавап эзләделәр. Аннан соң балалар районнан чыккан якташларыбыз ярдәме белән даими рәвештә яңа экспонатлар белән тулыланып торучы музей залларын карадылар.