Татарстанда товарларга бәя мәсьәләләре буенча прокуратураның кайнар линиясе эшли башлады

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Татарстанлылар азык-төлеккә бәяләр артуга прокуратураның кайнар линиясенә зарланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Тауарларга бәяләр мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия республика прокуратурасында сишәмбе, 15 декабрьдә эшли башлаячак һәм 18 декабрьгә кадәр эшләячәк. Шалтырату 8 (843) 291-18-65 (профильле бүлек) 9.00 дән 18.00 гә кадәр һәм 8 (843) 291-18-81 (дежурный прокурор) телефоннары буенча 18.00 дән 9.00 гә кадәр кабул ителәчәк.

Күзәтчелек ведомствосында аңлатуларынча, барлык алынган мәгълүмат чараларны планлаштырганда һәм үткәргәндә кулланылачак.

Архив фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International