2020 елның 15 декабре, сишәмбе
Бүген, 15 декабрьдә, Әлки муниципаль районы Башлыгы А.Ф. Никошин рәислегендә Әлки муниципаль районы Советының дүртенче утырышы булды.
Көн тәртибендәге «Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында» гы мәсьәлә буенча Әлки муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе И.И. Габидуллин чыгыш ясады.
"Әлки муниципаль районының 2020 елның 10 аенда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында" Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. В. Йосыпов хәбәр итте.
“Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Советының 2021 елга эш планын раслау турында " Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. А. Билалов чыгыш ясады.
“Әлки муниципаль районы казнасы мөлкәтен Әлки муниципаль районы Түбән Әлки авыл җирлеге милкенә тапшыру турында” һәм “Әлки муниципаль районы казнасы мөлкәтен Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Чуаш Борнае авыл җирлеге милкенә тапшыру турында " Әлки муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе А.В. Сорин чыгыш ясады.