2020 елның 15 декабре, сишәмбе
Россия Президенты Владимир Путин 90 яшь тулу уңаеннан Базарлы Матак авылында яшәүче Пимурзина Ольга Максимовнага котлау открыткасы юллаган. Ил башлыгының котлау хатын, район Башлыгы А.Ф. Никошинның котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләкне Әлки муниципаль районы Башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Әлки районы Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равилә Вассунова тапшырдылар. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.