2020 елның 15 декабре, сишәмбе
Әлки районы Чуаш Кичүе авылында яшәүче Гайнетдинова Гилмеруй кызына 90 яшь тулды.
Аны шушы күркәм юбилее белән котларга Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Әлки районы Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин килделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район Башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.