2020 елның 16 декабре, чәршәмбе
Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлыгы өчен өстенлекле максатларның берсе - 2021 елда яшьләр өчен тәүлек буе эшли торган психологик ярдәм телефоны барлыкка килү. Проект киләсе елның икенче яртысында гамәлгә ашырылачак. Бу хакта ведомство башлыгының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сөйләде.
«Безнең, балалар өчен ышаныч телефоны тәҗрибәсе бар, анда тиз арада квалификацияле ярдәм алырга мөмкин. Аерым муниципалитетларда бөтен яшьләр өчен шундый кайнар линия булдыру тәҗрибәсе бар, әмма республика масштабында мондый тәҗрибә юк әле», – дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.
Ул республика муниципалитетларының бөтен тәҗрибәсен берләштерү һәм проектны 2021 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип өстәде. Кайнар линия III кварталдан да эшли башлар дип көтелә.