Иммунолог вакцинация вакытында ничек Covid-19 йоктырырга мөмкин булуын аңлатты

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Covid-19дан барлык вакциналар да ике өлештән тора.

Әгәр кеше ике фазалы вакцинациянең икенче этабын ясатмаса, прививкадан соң коронавирус йоктырырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Вакцинаның икенче өлешен ясатмасак, коллектив иммунитеты күпкә начаррак булачак. Аерым кеше өчен дә вирустан тиешле иммунитет эшләнмәячәк", - дип билгеләп үтте профессор-иммунолог Полина Степенская.

Аның сүзләренә караганда, күп кенә илләрдә яшәүчеләрне электрон ресурслар ярдәмендә икенче прививка кирәклеге хакында кисәтәчәкләр, ләкин вакцинацияләүнең күп еллык тәҗрибәсе гражданнарның аңлы рәвештә эш итәчәкләрен күрсәтә.

Полина Степенская, кешеләргә икенче фазаның әһәмиятен аңлатсалар, алар вакцинацияне тулысынча үтәчәкләр, дип саный.

Ул, шулай ук  киләчәктә коронавирустан ике фазалы прививка ясатуның кирәге калмаска мөмкин дип фаразлады.

"Бәлки, вакыт узу белән, бер-ике елдан соң барысы да үзгәрер, ике прививка  ясату кирәк тә булмас», — дип йомгаклады табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International