2020 елның 16 декабре, чәршәмбе
Бүген Базарлы Матак авылының “Ләйсән” бассейнында 17 яшькә кадәрле кызлар арасында су полосы буенча Россия беренчелегенең икенче туры старт алды. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, бәйгенең комиссары Сергей Татаржицский, “Синтез” ватерпол командасы тренеры Артур Фәтахетдинов катнаштылар.
Мәскәү, Санкт-Петербург, Златоуст, Чехов шәһәрләреннән һәм Ростов өлкәсеннән килгән спортчылар һәм Татарстаннан “Актай”командасындагы 17 яшькә кадәрге кызлар арасында су полосы буенча Россия беренчелегенең икенче турында үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен, җиңә (шулай ук сер бирмичә оттыра) белүләрен күрсәтәчәк.