Әлки районында Яңа ел бәйрәмнәре саф һавада узачак

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

30 декабрь көнне Базарлы Матакның Үзәк паркында Кыш Бабай һәм Кар Кызы, әкият геройлары катнашында бию кичәсе – дискотека була. Ә 31 декабрьдә шул ук паркта бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана. Яңа ел фейервергы 22 сәгатькә планлаштырылган. Мәдәният хезмәткәрләре Яңа ел кичәсенә бик кызыклы, бай программа әзерлиләр.
Авылларда Бал-маскарадларны 30-31 декабрьдә Чыршы янында үткәрү планлаштырыла. Яңа ел каникуллары көннәрендә район үзәгендә һәм авылларда балалар һәм өлкәннәр өчен төрле күңел ачу чаралары, чаңгы һәм чаналарда шуу, коймак һәм чәй белән халык күңел ачулары оештырылачак. Алар барысы да саф һавада узачак. Бу хакта безгә район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International