Татарстан Республикасында язга кадәр коронавирустан риск төркемнәренә прививка ясарга планлаштыралар

2020 елның 18 декабре, җомга

2020 елның 18 декабре, җомга

 

Республикада “Спутник V “ вакцинациясе башланды, «ЭпиВакКорона» препаратын 2021 ел башында китерүне көтәләр.

Covid коронавирусыннан прививканы Татарстанда яшәүче барлык риск төркеме вәкилләренә 2020 елның мартына кадәр ясарга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Беренче чиратта риск төркемнәре вакцинацияләнәчәк. Март аена кадәр риск төркемнәренең максималь санын колачларга өметләнәбез", - дип билгеләп үтте ул.

Авдонина искәртеп узганча, «ЭпиВакКорона» вакцинасы гражданлык әйләнешенә кергән һәм 2021 ел башында аның Татарстанга килеп җитүе көтелә. Республикага “Спутник V” инде 2,9 мең доза килгән, шуларның 2 меңгә якыны кичә килгән. Медицина хезмәткәрләренә прививка ясый башлаганнар.

"Вакцинацияләү процессы әле башлана гына.  Без ике-өч атна дәвамында гражданнарга прививка ясарга планлаштырабыз", - дип аңлатты ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева.

Беренче чиратта медицина хезмәткәрләрен, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен, транспорт хезмәткәрләрен вакцинацияләячәкләр. Шулай ук Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән кайбер һөнәрләр һәм хезмәтләр, дип аныклык кертте Яркаева.

Архивтани фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International