Түбән Кәчи мәдәният йорты каршында хәйран гына халык җыелган. Олысы-кечесе бәйрәмчә киенгән. Хатын-кызларның иңнәрендә чәчәкле-чуклы матур шәлъяулыклар. Бу бәйрәмдә шулай киенү традициясе электән килә икән. Төрле әкият геройлары, җәнлек-җанварлар булып киенеп йөрүчеләр бар. Бу авылдан яман көчләрне, сырхау-чирләрне куу, кышкы авырлыклардан котылу билгесе дип саналган.
Саварни бәйрәменең тагын бер матур күренеше – кыңгыраулар тагылган, бизәлгән җигүле атлар белән урам әйләнү. Менә халык юлга чыгып, Югары Кәчидән килүче атларны каршы ала. Чаналарга чуаш милли киемнреннән хатын-кызлар, ирләр, балалар утырган. Алдагы чанадагы гармунчы сузган көйгә җырлап та киләләр. Бигрәк күп җигүле атлар дип санап та алдым – барысы җидәү икән. Искиткеч матур күренеш булды бу. Чаналардан төшкән кунаклар бар халык белән бергә мәйдан уртасына куелган карачкы тирәли җырлап-биеп әйләнә башладылар. Бәйрәмгә килгән һәр кешене коймак белән сыйларга да онытмадылар.
Масленица бәйрәме турында җырлар, такмаклар да күп икән. Кулга-кул тотынып, җыр сузып хоровод әйләнү шактый озак барды. Дәртле көйгә биеп тә алдылар. Әнә шулай халык ихластан ял итте, күңел ачты. Элекке матур традицияләрнең, йолаларның онытылмый саклануы ничек әйбәт!
Менә уртага Кыш бабай белән Кар кызы чыктылар. Алар елның уңышлы килүен, һәркемнеү сәламәт булуын теләделәр, ил-көнгә иминлек юрадылар. Халык белән бераз җырлап-биеп алгач, хушлашып, атка утырып китеп тә бардылар. Кышның китүеннән берникадәр моңсу да булып калды сыман.
Әмма бу моңсулык озакка бармый. Соң, бүген бит язны каршы алу бәйрәме дә. Ә яз инде ул табигатьнең уянуы, җылылык, матурлык дигән сүз.
Инде мәйдан уртасындагы карачкы да яндырылды. Ә җырлы-биюле бәйрәм әле озак дәвам итте. Ике авыл халкын, килгән кунакларны көне буе бәйрәм иттергән Түбән Кәчи мәдәният йорты директоры Марина Ивановага һәм Югары Кәчи клубы мөдире Алена Миндрюковага рәхмәтләр укырлык. Алар кышны озату һәм язны каршылау бәйрәмен бар традицияләрне саклап оештырганнар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең бәйрәмгә кушылуы аны тагын да җанландырды.