Рөстәм Миңнеханов халык санын алуны 2021 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе дип атады

2020 елның 18 декабре, җомга

2020 елның 18 декабре, җомга

Бу хакта республика җитәкчесе бүген ТР муниципаль берәмлекләр советының XV съездында белдерде. 

Бөтенроссия халык санын алуны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның мөһим вакыйгаларының берсе дип атады. 

Бу хакта республика җитәкчесе бүген ТР муниципаль берәмлекләр советының XV съездында белдерде. 

"Киләсе елның иң мөһим вакыйгаларының берсе-Бөтенроссия халык санын алу булачак, ул апрель аенда узачак", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, муниципаль хакимияткә халык санын алуны уңышлы уздыру өчен шартлар тудыру һәм халык арасында мәгълүмат-аңлату эшләрен оештыру буенча зур җаваплылык йөкләнә.

Съезд эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты, Дәүләт Думасы депутаты Виктор Кидяев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International