2020 елның 18 декабре, җомга
Күркәм традиция буенча Әлки районы картлары олы һәм күркәм юбилей көннәрендә Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлауларын кабул итүләрен дәвам итәләр. Бүген шундый хатны Чуаш Кичүе авыл җирлегендә яшәүче Хәйруллина Зөлхәбирә Гыйнан кызы алды. Аны шушы күркәм юбилее белән котларга Әлки муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев һәм Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Зәйдуллин килделәр. Аңа котлау хаты һәм район Башлыгы А.Ф. Никишинның котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.