2020 елның 19 декабре, шимбә
2020 ел башыннан республика үзмәшгульләре Татарстан бюджетына 237 млн сум салым түләгән. Бу күрсәткеч узган елгыдан ике тапкыр күбрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
"Республикада 100 меңнән артык кеше үзмәшгуль булган. Агымдагы елның 11 аенда алардан 237 млн сум салым кергән, узган ел 110 млн сумга якын тәшкил иткән», — дип билгеләп үтте җитәкче.
Татарстанда үзмәшгульләр барыннан да бигрәк ташу, ремонтлау яки консультацияләр белән шөгыльләнә.