2020 елның 19 декабре, шимбә
Нинди яшьтә булуына карамастан Әлки районы халкы сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Кемдер чаңгыда йөрү серләренә төшенә генә, икенчеләре бу эштә бик зур тәҗрибә туплаган һәм ел саен кышкы көннәрне сагынып көтә. Бүген, 19 декабрьдә Базарлы Матак авылы "Чаңгы базасында" 2020-2021 елгы чаңгы сезоны рәсми рәвештә ачылды. Буш вакытны саф һавада үткәрү күңелле һәм файдалы булды, һәркемне һәм кунакларны чаңгыда шуарга чакырабыз.