2020 елның 20 декабре, якшәмбе
«Алинә» универсаль спорт залында 2003-2007 елларда туган егетләр арасында баскетбол буенча район турниры булып узды.
Ярышларда 6 команда катнашты. Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары иң яхшылары дип табылды. Базарлы Матак урта мәктәбе баскетболчылары көмеш медаль яулады. Мактаулы өченче урынны Иске Матак урта мәктәбе укучылары яулады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчыларны билгеләделәр. Алар-Илназ Хәмидуллин,Айрат Усманов һәм Артем Тукмаков. Балаларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз!