Алпар мәктәбе командасы баскетбол буенча Әлки районы беренчелегендә җиңде

2020 елның 20 декабре, якшәмбе

2020 елның 20 декабре, якшәмбе

Баскетбол буенча район беренчелегендә биш мәктәп командасы катнашты. Иң көчлеләр булып Алпар мәктәбе укучылары чыкты. Көмешне Нәби Дәүли исемендәге гимназия командасы яулады. Лидерлар өчлегенә Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары да керде. Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчыларны да билгеләделәр. Рания Әхмәтҗанова, Алия Дәүләтшина, Илүзә Хәйруллина нәтиҗәле уен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International