2020 елның 21 декабре, дүшәмбе
22 декабрьдә иртәнге 11 сәгатьтә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова # Татарстан Онлайн программасының туры эфирында пандемия вакытында мәдәният өлкәсе торышы турында сөйләячәк һәм республика халкы сорауларына җавап бирәчәк.
Шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгы башлыгы быел нинди яңа инфраструктура объектлары төзелүе һәм ремонтлануы, киләсе елга планнар турында да сөйләячәк. Программа тамашачылары туры эфирда иң киң таралган һәм актуаль сорауларга җаваплар ала алачак, ә калган интернет-кулланучыларга конкрет сорауларга министрлык белгечләре җавап бирәчәк.
Очрашу «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында узачак.