2020 елның 21 декабре, дүшәмбе
Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вирусның корбаннары — 1937, 1957 һәм 1965 елларда туган өч хатын-кыз, шулай ук 1976 елда туган ир-ат.
Патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча үлем сәбәбен ачыклауга ирешкәннәр.
"Вирус идентификацияләнгән",-дип хәбәр иттеләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Пандемия вакытында коронавирус инфекциясеннән республиканың 174 кешесе үлгән.